Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Пандемиянең иң кискен нәтиҗәләрен 26-30 яшьлек татарстанлылар сизгән

Тикшерү эше барышында 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләр белән 75 әңгәмә нәтиҗәләре анализланган.

COVID-19 пандемиясе 26-30 яшьләрдәге ялгызларда чагылыш тапкан. Бу хакта "ПромРейтинг«тикшеренү агентлыгы хәбәр итә.
Тикшерү эше барышында 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләр белән 75 әңгәмә нәтиҗәләре анализланган.
Нәтиҗәдә, Татарстан яшьләренең 60 процентка якыны түбәндәге категорияләрдә тормыш шартларын кабул итүнең сизелерлек үзгәрүен билгеләп үткән: курку, киләчәккә ышаныч, социаль активлык, иҗтимагый институтларга ышаныч, иминлек, матди хәл, гомуми тормыштан канәгать булу. 
26-30 яшьлекләр төркеме 2020 елның яз-җәй айларында икътисади-эпидемиологик турбулентлыкка аеруча җәлеп ителгән. 
Яшьләр өчен икътисади-эпидемиологик турбулентлыкның сизелерлек күренешен көчәйтә торган факторлар: 26-30 яшьлекләр төркеменә керү, ирләр җенесе, урта махсус белем, гаилә булмау, даими эш белән тәэмин ителмәү, балалар булу, зур шәһәрдә яшәү.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев