Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Пенсионерлар көч сынаша

10 апрельдә Алабугада өлкән яшьтәгеләр өчен IT-олимпиаданың муниципаль туры узды. Олимпиадада 2011-2012 уку елында компьютер белеме курслары үткән 11 пенсионер катнашты.

Алар - «Өченче яшь университеты», «Интернет-долголетие» һәм «Компьютер ликбезы» проектларында белем алды. Бер сәгать эчендә олимпиадада катнашучылар тест сорауларына җавап бирергә һәм практик өлешне башкарырга тиеш иде. Биремнәрнең күбесе Интернет белән эшләү күнекмәләренә кагылышлы: пенсионерлар электрон почта булдырырга һәм дәүләт хезмәтләре порталы белән эшли белүләрен күрсәтергә тиеш булды.

Олимпиадада иң күп баллны «Интернет-долголетие» проектын тәмамлаган Фәния Сәхәпова һәм Мәүлидә Сираева җыйды. Алар Алабуга данын олимпиаданың республика дәрәҗәсендә яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев