Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Пиротехника әйберләрен сатып алганда һәм аларны кулланганда сак булыгыз!

Яңа 2021 елны каршыларга бик аз вакыт калды. Яңа ел бәйрәмнәрен үткәргәндә, бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен, төрле пиротехника — фейерверклар, петардалар һәм башка шундый әйберләр кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга һәм үтәргә кирәк.

Фейерверклар һәм бәйрәм пиротехникасы — чыршы яки бүләкләр кебек Яңа ел бәйрәменең аерылгысыз атрибуты. Күпләр яхшы кәеф һәм алкоголь йогынтысында куркынычсызлык техникасы турында оныта, моннан кала, пиротехника аеруча балалар арасында бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин. Соңгы ике елда пиротехника куллану нәтиҗәсендә дүрт травма алу очрагы теркәлгән.
Алабуга районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге пиротехниканы куллану кагыйдәләрен тагын бер тапкыр искә төшерә.
— Пиротехниканы сатып алганда аның кайда җитештерелүенә (адресы, телефоны, штрих-коды), рус телендәге тулы инструкциягә, эшләнмәнең яраклылык вакыты, утильләштерү ысулы, шулай ук эшләнмәнең Россия Федерациясе территориясендә сертификацияләнгән булу билгесенә игътибар итәргә кирәк. Товар сатып алганда, игътибар белән инструкциясен укыгыз, тышын җентекләп карагыз. Аның савыты янчелгән, дымланган, ярылган һәм аңа башка төр зыян килгән булырга тиеш түгел. Кулланыр алдыннан товарның куллану инструкциясен уку таләп ителә. Анда ничек дөрес итеп кулланырга икәне тәфсилләп язылган булырга тиеш. Пиротехниканы кесәләрдә йөртергә ярамый. Бина эчендә, ягъни фатирмы, балконмы, өй эчеме ул андый эшләнмәләрне савыттан алу hәм шартлату тыела. Шартлатыр алдыннан фитильнең озынлыгын тикшерү шарт. Ул 20 миллиметрдан да ким булмаска тиеш. Салют шартлагач та аның янына шунда ук килергә ярамый, бераз көтәргә кирәк, чөнки ул янып бетмәгән булырга мөмкин, — ди Алабуга районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Евгений Нагорных.
Эшләнмә янмыйча калса яки аның яраклык вакыты чыккан булса, иң дөресе — аны бер тәүлеккә суга салып тору һәм бары тик шуннан соң гына чүплеккә ыргыту. Көчле җилдә пиротехника куллану тыела.
Яңа ел бәйрәмнәрен оештырганда һәм үткәргәндә, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тоту һәм аларны төгәл үтәү мөһим. Бу гади кагыйдәләрне никадәр дөрес куллансагыз, сезнең Яңа ел бәйрәмнәре шулкадәр күңелле һәм матур үтәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев