Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Предприятиедә ике эшчене пычак белән кадап үтергәннәр

Бүген иртәнге биштә Татарстанның Тукай районы Югары Суыксу авылында коры катнашмалар җитештерү предприятиесендә пычак белән кадап үтерелгән ике эшченең мәетенә юлыкканнар. 

Фаҗига булган урынга район прокуроры Айрат Галимәрданов килгән. Мәрхүмнәрнең Мөслим районыннан килгән эшчеләр булуы ачыкланган. Ике кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. 

Тиздән әлеге җинаятьтә шикләнелгән кешенең эзенә төшкәннәр — ул Минзәлә районында яшәүче, шундый ук җинаять өчен моңарчы да хөкемгә тартылган ир-ат булып чыккан. Эшне тикшерүне күзәтү ведомствосы үз контроленә алган.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев