Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ПРЕЗИДЕНТ ҺӘМ ЙӨЗБАЛЛЫЛАР

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис лицеенда БДИны йөз баллга тапшырган мәктәп укучылары белән очрашты.

"Түгәрәк өстәл"дә Алабугадан Айна Фәизова (4нче гимназия), Диана Усольцева (2нче мәктәп), Айнур Ситдыйков (1нче гимназия) катнашты, алар рус теленнән 100 балл алган.

- Тормышыгызда зур җиңү бу, уйлавымча, иң зуры, чөнки мәктәп тәмамлавыгыз - ул космоска чыгу белән бер. Тырышлыгыгыз һәм хезмәт сөючәнлегегез, остазларыгыз һәм мөгаллимнәрегез, әти-әниләрегез аркасында шундый уңышка ирештегез, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты булачак студентларга. - Бер урында тору - артка тәгәрәү ул. Без алга барырга тиеш, - диде ул.

Татарстанның чыгарылыш укучылары илнең төрле югары уку йортларын сайлый. Президент моның яңа бәйләнешләр өчен файдалы булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта кичәге укучыларыбызның үзләрен туган төбәкләрендә күрсәтүләренә өмет белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев