Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ПРЕЗИДЕНТ ТИКШЕРҮЕНӘ

Декларация кампаниясе ахырына якынлаша, керемнәр буенча хисапны 30 апрельдән дә соңга калмый бирергә кирәк.

Быел анда яңа кертелгән үзгәрешләр күп. Мәсәлән, муниципаль вазифаларны башкаручылар – район башлыгы, башлык урынбасары, башкарма комитеты җитәкчеләре, контроль-хисап палатасы рәисләре һәм депутатлар керем һәм чыгымнар, милек һәм милек төрендәге йөкләмәләре турында белешмәләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырачак. Калган муниципаль хезмәткәрләр белешмәләрен АМР Советының кадрлар белән эшләү бүлегенә тапшыра.  Декларация кампаниясенең шушы һәм башка нечкәлекләре турында алабуга түрәләренә район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе  Ольга Ильина сөйләде.

Ул шулай ук белешмә бирмәгән өчен эштән куылуга кадәр җаваплылык каралганлыгын искәртте. Быел бердәм мәгълүмәти ресурс – ышанычны югалту белән бәйле рәвештә эштән җибәрелгән затлар реестры булдырылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев