Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Прививка ясаттыгызмы

Утыз меңгә якын алабугалы грипптан прививка ясаткан инде.

Гадәттә, авруның көчәйгән чоры кыш айларына туры килә. Иммунлаштыру организмны грипп вирусыннан гына түгел, башка кискен респиратор инфекцияләрдән дә саклый. Тәҗрибә күрсәткәнчә, хезмәткәрләрнең 70-80 проценты прививка ясаткан коллективта йогышлы респиратор авырулар (ОРВИ) һәм грипп йоктыру көзге-кышкы чорда ике тапкыр диярлек кими.
Грипп киң таралган вакытта, беренче чиратта балаларга, өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулы затларга куркыныч яный. Шәһәр поликлиникаларында прививканы бушлай ясатырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев