Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Проблемалар хәл ителмәслек түгел

23 ноябрьдә Иллюзион кинотеатры бинасында Алабуга муниципаль районы Советындагы "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Рөстәм Шиһапов гражданнарны шәхси кабул итте.

Шәхси кабул итү декадасы 21 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр дәвам итә. Ул "Бердәм Россия" Россиякүләм политик партиясе төзелүгә 1 декабрьдә 15 ел тулуга багышлана. Беренче кабул итү 18 ноябрьдә үк булды, адвокат Равил Салихов балалар хокукларына кагылган сораулар буенча халыкны кабул итте. 22 ноябрьдә Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы, Алабуга муниципаль районы советы депутаты Шәфкать Әхмәтҗанов шулай ук алабугалыларның сәламәтлеккә кагылышлы шәхси сорауларын хәл итте. Киләсе кабул итү көне 25 ноябрьгә билгеләнгән, анда торак-коммуналь хуҗалык сораулары каралачак, ә 29 ноябрьдәгесе төзекләндерү мәсьәләләренә багышланачак.
1 декабрьдә инде киңәйтелгән рәвештә кабул итү узачак, көн дәвамында, ягъни иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр дәүләт советы һәм җирле үзидарә органы депутатлары халыкны кабул итәчәк. Алабуга шәһәр советы депутатлары гражданнарның сорауларын, проблемаларын үз округларында караячак, мәсәлән, Камил Галимов, гадәттәгечә, 10нчы мәктәп базасында эшли. Авыл җирлекләрендәге барлык башлыклар үз авыл депутатлары белән шулай ук халыкны урында кабул итәр дип көтелә.
Бүген Рөстәм Шиһаповка җир-милек мәсьәләсенә караган сорау белән бер алабугалы хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аның районга караган бакча җәмгыятьләренең берсендә кишәрлеге бар. Ул аны торак өчен рөхсәт ителгән төргә күчерергә тели. Җир-милек палатасы вәкилләре белән киңәшләшкәннән соң, зары белән килүчегә барысын да яхшылап аңлаттылар, проблема хәл ителмәслек түгел, дигән өмет бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев