Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ПЦР тест тискәре нәтиҗә күрсәткәндә генә авыруның башкалар өчен куркыныч тудырмавын әйттеләр

Эпидимиолог фикеренчә, коронавирус белән авырганда унынчы көннәргә ПЦР-тест тискәре нәтиҗә күрсәтә. 

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов туры эфир вакытында коронавирус инфекциясен йоктырган кешенең ПЦРтесты тискәре нәтиҗә күрсәткәндә генә, аның башкалар өчен куркыныч тудырмавы хакында әйтте.

Коронавирус белән авырганда унынчы көннәргә ПЦР-тест тискәре нәтиҗә күрсәтә, әмма авыруларның күбрәк яки азрак вакыт авыру тарату мөмкинлеге күзәтелгән очраклар да булуын искәртте белгеч.

Баш эпидемиолог өйдә дәваланучыларга туганнары белән азрак аралашырга, аерым бүлмәдә яшәргә, аерым савыт-саба кулланырга киңәш итте. Шулай ук авыру терелгәннән соң бүлмәне бик яхшылап җыештырып чыгару турында да онытмаска кирәк.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев