Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанда һәр сайлаучыга «Я проголосовал! /Мин тавыш бирдем!» беләзеге рәвешендә чакыру билеты тапшырыла

Билет якшәмбе көнне «Ак Барс Арена» стадионы янындагы интерактив программага бару мөмкинлеге бирә.

11-13 сентябрь көннәрендә сайлауда тавыш бирүчеләр «Ак Барс Арена» стадионы янында якшәмбе интерактив программасын карый ала. Һәр сайлаучыга «Я проголосовал! /Мин тавыш бирдем!» беләзеге рәвешендә чакыру билеты тапшырыла. 
Бәйрәм 13 сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә башлана. Биредә берничә мәйданчык оештырылачак: экстрим-мәйданчык, кибер-спорт зонасы, өлкән буын кешеләре өчен «Тормышны яратучылар» проектын тәкъдир итү, «Әдәби ишегалды» мәйданчыгы, ГТО нормаларын тапшыру территориясе, диджитал-зона, арт-инсталляция, музыкаль караоке-бәйге һәм башкалар.
Танылган йолдызлар да чыгыш ясаячак. Алар арасында Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, DABRO Төркеме, Клава Кока, Нюша, Салават, Валерия һәм башкалар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев