Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Радик Рамазанов Татарстанда автобусларны «кулга алу» буенча сынау проекты хакында сөйләде

Бүгенге көндә республикада сигез транспорт чарасы «кулга алынган» инде.

Татарстанда транспорт законнарын бозган өчен быелның маеннан алып сигез пассажир автобусы «кулга алынган». Бу турыда Ространснадзорның Урта Идел дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге төбәкара идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Бездә „кулга алынган“ транспорт чараларын саклау белән бәйле проблема бар иде. Әлеге мәсьәлә Хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрелде, нәтиҗәдә „Юл хәрәкәте иминлеге“ дәүләт бюджет учреждениесенә сынау проекты сыйфатында әлеге транспорт чараларын саклау ышанып тапшырылды. Бүген без сигез транспорт чарасын „кулга алдык“ инде», — диде Рамазанов.

Радик Рамазанов билгеләп үткәнчә, биш автобус — даими маршрутта пассажирларны рөхсәтсез йөрткәне, икесе — лицензияләр реестрына кертелмәгәне, берсе автотранспорт компаниясенең гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү турында килешүе булмаган өчен «кулга алынган».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев