Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рафис Борһанов 6 апрельдән уку дистанцион формада башланачагын әйтте

Балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләвен дәвам итәчәк.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать белән чыгып, мәктәпләрдә, урта профессиональ уку йортларында һәм вузларда уку процессының 6 апрельдән дистанцион формада дәвам итәчәген әйтте. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

"Беренчедән алып 11нчегә кадәр барлык сыйныфлар, уку программасында кабул ителгәнчә, дистанцион формада укуны дәвам итәчәк. Укучылар һәм педагоглар төрле электрон платформалар кулланачак", - диде ул.

Рафис Борһанов Татарстан балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләвен дәвам итәчәген әйтте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев