Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рамазан ае

Озакламый барлык мөселманнар көтеп алган изге Рамазан ае башлана. Быел Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт) Алабуга шәһәре һәм район мәчетләрендә 27 июньнән, ястү намазыннан соң, укый башлыйлар.

Рамазан аенда ураза тоту ислам диненең бер нигезе булып тора. Шуңа күрә, Рамазан аенда һәркөн ураза тоту, ягъни таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап, кояш батканчыга кадәр ашамый, эчми һәм якынлык кылмый тору - балиг, акыллы һәм исәнлеге булган һәрбер мөэмин-мөселман кешегә фарыз.

Аллаһы Тәгалә Көръәндә әйтә:"Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять котылучылардан булырсыз" ("Бәкара" сүрәсенең 183нче аяте).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм әйткән: "Һәрнәрсәнең зәкяте, ягъни пакьләүчесе була. Тәннең зәкяте - ураза".

Ураза тотар алдыннан түбәндәге доганы укып ният кылу тиешле:

Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә.

Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.

Ифтардан соң (авыз ачканнан соң) түбәндәге дога укыла:

Аллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкикә әфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү.

Мәгънәсе: Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым һәм Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка.

Рамазан аенда фитыр сәдакасе билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб (тиешле) гамәлләрдән санала. Ул мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Фитыр сәдакасе күләме - 50 сум, зәкят чыгарырлык мөмкинлеге булганнарга - 330 сум.

Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түли. Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Сәламәтлеккә бәйле сәбәпле ураза тота алмаган көннәр өчен фидия күләме - һәр көн өчен 150 сум.

Рамазан аеның соңгы көне 27 июльгә туры килә һәм Ураза гаете 28 июльдә бәйрәм ителә.

Аллаһ Раббыбыз эссе һәм озын көннәрдә уразаларны җиңеләйтеп, барыбызга да ураза тотарга мөмкинлекләр бирсә иде! Амин!

Хәлим ШӘМСЕТДИНОВ,

Җәмигъ мәчет имам-хатыйбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев