Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рамил Юнысов: “Әгәр бу көннән мин Кол Шәриф мәчетендә имам икән, Диния нәзарәте белән эшлибез, бердәм булабыз дип сүз бирдем”

Кол Шәриф мәчете тирәсендәге вәзгыятькә ачыклык кертү өчен, бүген мәчеткә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизов килде. Ул имам вазыйфасы һәм мәчетнең статусы законлаштырылуын билгеләп үтте. Моңа кадәр Рамил хәзрәт Юнысов чынлыкта имам булып саналмаган, ә "Казан Кремле" музей-ядкәрлеге директорының иҗтимагый һәм дини оешмалар белән элемтәләр буенча...

Кол Шәриф мәчете тирәсендәге вәзгыятькә ачыклык кертү өчен, бүген мәчеткә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизов килде. Ул имам вазыйфасы һәм мәчетнең статусы законлаштырылуын билгеләп үтте.

Моңа кадәр Рамил хәзрәт Юнысов чынлыкта имам булып саналмаган, ә "Казан Кремле" музей-ядкәрлеге директорының иҗтимагый һәм дини оешмалар белән элемтәләр буенча урынбасары булган.

2 апрельдә "Казан Кремле" дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-ядкәрлеге, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Казан Кремле" фонды арасында Кол Шәриф мәчетеннән уртак файдалану турында килешү төзелде. Мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, килешүдә мәчет бинасыннан файдалануда бу якларның вәкаләтләре билгеләнгән. Кол Шәриф мәчетендәге бөтен дини эшчәнлек ТР мөселманнары Диния нәзарәте карамагына бирелгән. Хәзер инде мәчеттәге дини вазыйфалар да законлаштырылган, аларның дини йолаларны үткәрүе дөрес санала.

Илдус хәзрәт Фәизов бу нисбәттән бүген: "Мәчетнең регламенты буенча Кол Шәриф музей булып саналды. Шулай булгач, мондагы имамнар имам булып саналмады, чөнки мәчет итеп Диния нәзарәтенә бирелмәгән иде. 2005 елда Благовещенье соборы белән "Казан Кремле" музей-ядкәрлеге арасында һәм собор фонды арасында килешү төзелде. Әмма бу килешү төзегәч, Кол Шәриф нигәдер онытылып калды. Кол Шәрифтә бары тик гает намазлары гына үткәрергә, бик үтенеп сорый башлагач, җомга намазлары кертелде. Аннан акрын-акрын гына биш тапкыр намаз үтә башлады", - дип белдерде. Хәзрәт сүзләреннән аңлашылганча, моны регламентлау өчен өч яклы килешү төзелгән.
"Аның нигезендә Кол Шәрифнең эчке өлеше Диния нәзарәте карамагына бирелде. Бу - Президентыбызның ихтыяры. Биредә бөтен дини мәрәсимнәрне үткәрү мөмкинлеге бирелде һәм имамнарны билгеләргә кушылды. Безнең Уставта язылганча, кайсы гына мәчеттә булсам да, мөфти хәзрәт баш имам була. Килешүнең нәтиҗәләре буенча, Кол Шәриф мәчет буларак эшли. Чөнки бүгенге көнгә кадәр ул регламентсыз, легитимсыз булып саналды. Һәм инде шушыннан башлап имамнары да билгеләнә. Кол Шәриф мәхәлләсе төзелгәнче, биредә приказ белән була. Приказда - ике имам. Берсе - мөфти, ул бөтен мәчетләрдә баш имам, икенчесе - Рамил хәзрәт Юныс", - дип игълан итте мөфти.
Аннан соң Казанның Нурулла мәчете имамы Габдулла хәзрәт Галиуллин, халык алдына чыгып: "Мәхәлләнең үзенең имамын сайлап алырга хакы бар. Тавышка куябыз: Кол Шәрифнең беренче, баш имамы Рамил хәзрәт булсын диючеләр кулларын күтәрегез", - дип белдерде. Халык бердәм булып Рамил хәзрәт өчен тавыш бирде.
Рамил хәзрәт Юнысов җомга вәгазендә дин әһелләренең халык, яшьләр белән бер юнәлештә эшләвенең бик зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. "Әгәр бу көннән мин Кол Шәриф мәчетендә имам икәнмен, Диния нәзарәте белән эшлибез, бердәм булабыз һәм халкыбызны бер юнәлештә алып барырга дигән сүземне бирдем. Шуңа күрә, җәмәгать, эшебезне дәвам итеп, Диния нәзарәте, мөфти хәзрәтләре белән эшләргә әзер.
Минем әйтәсе килгәнем шул: иң әүвәл Аллаһы Сөбхәнәкә Тәгаләгә рәхмәт, Кылган догаларыгыз, төнлә укыган тәхәҗҗүдләрегез өчен сезгә зур рәхмәт. Зур рәхмәтемне Президентыбызга, Хөкүмәт башлыкларына җиткерәм. Алар шушы шушы мәсьәләне уңай хәл итеп, бердәмлекне калдырыр өчен тырышты. Шуңа күрә, җәмәгать, моны зурга җибәрмик. Мин монда имам булып калам, мөфти Илдус хәзрәт Кол Шәриф мәчетенә килгән вакытта алга басып, имам булып намазны укыта, җомга намазларын укый һәм без моның белән килешергә тиеш. Җәмәгать, әлһәмделилләһ, без моның белән килештек. Бу соңгы сүз. Моннан соң, җәмәгать, бу көймәне чайкалдырудан туктарга кирәк.
Мин имамлык мәсьәләсе чишелде дип уйлыйм. Мин сездән башка төрле кәгазь уеннарын, сүз уеннары алып бармауны үтенеп сорар идем. Егет сүзе бер була. Әйттек, бетте. Җәмәгать, сез бүген 100 процент тавышыгызны бирүегез белән мине бердәнбер имам итеп сайладыгыз. Сезгә бик зур рәхмәт. Мөфти хәзрәтләре белән бергә эшләрбез, бергә булырбыз. Бүгенге кул күтәрүләрне протокол рәвешендә теркәп куеп, бүгенге көндә шушы сезнең фикерегез, эшләгән эшләрегез юкка чыкмыйча, бердәмлекне җавап итеп, ыгы-зыгыны төгәлләргә кирәк", - дип белдерде Рамил хәзрәт Юнысов.
Җомга намазы тәмамлану белән, ул журналистларга: "Мин Кол Шәрифнең бердәнбер имамы, ә Илдус Фәизов - мөфти", - дип белдерде.
Бүген шулай ук, җомга намазы башланганчы, Нурулла мәчете имамы Габдулла хәзрәт Галиуллин мөселманнарның РФ һәм ТР җитәкчелегенә Илдус хәзрәт Фәизовның үз вазыйфасын калдыруын сорап язган мөрәҗәгатен укыды.

Татар-информ Римма Гатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев