Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район авылларында сайлау участогына килүчеләрне җыр-бию белән каршы алалар

Костенеево авылында 13 сентябрьдә иртәнге сәгать 9га сайлаучыларның 60 проценты тавыш биргән.

Халык авыл мәктәбе бинасында урнашкан сайлау участогына иртәнге 8дән үк килә башлаган. Костенеево авыл җирлеге башлыгы Татьяна Минеева билгеләп үткәнчә, нигездә, пенсионерлар һәм эшче сыйныфлар.
Сайлаучыларны иҗат коллективлары җыр-бию белән каршы ала.
Мәсәлән, Свиногорье авылыннан — «Сельчанки», ә Костенееводан «Рябинушка» ансамбле килгән. 
Авылда тавыш бирү барлык кагыйдәләрне саклап уза — битлек режимы саклана, температураны үлчиләр. Күзәтүчеләр сүзләренә караганда, тәртип бозулар теркәлмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев