Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы алабугалыларны шәхси сораулар буенча кабул итте

Рөстәм Нуриев янына шәһәр һәм район халкы төрле соралуар белән килгән иде. 

Күп бала әнисе Эльза Егорова үзләре яшәгән Снежная урамында җәйге һәм кышкы чорда салкын су белән тәэмин итүнең булмавына зарланды. Суны колонкалардан ташырга туры килә. Даими су булмау сәбәпле, өйдә еш кына котел ватыла. ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры Андрей Томилин аңлатып узганча, йортка керә торган суүткәргеч иске торбага тоташтырлган, хәзер аны яңа линиягә күчеререгә кирәк. «Водоканал» белән берлектә Департамент белгечләре тарафыннан кое тикшерелде. Эшләр 20 августка кадәр тәмамланырга тиеш. 

Ә менә Владимир Щербенев кабул итүгә кабат килде. Ул Сөембикә урамында тротуар төзелеше һәм фонарь кую турында искә төшерде. 24 һәм 26 номерлы йортларда яшәүчеләр фатирларына кадәр машиналарюлыннан һәм караңгыда барып җитәргә мәҗбүр, ә монда кечкенә балалары булган гаиләләр шактый. Подрядчы оешма «СтройПодряд» ҖЧҖ 1 октябрьгә кадәр тротуар төзү һәм әлеге участокта ут баганалары урнаштыру эшләрен башкарырга вәгъдә бирде.

Максим Горький урамында яшәүче Николай Мельников гомуми коега керү юлын үз белдеге белән япкан күршесенә зарланды. Рөстәм Нуриев «Водоканал» белгечләренә хәлне өйрәнергә һәм бер тәүлек эчендә бу проблеманы хәл итәргә күрсәтмә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев