Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Район газеталары − "Новая Кама" һәм "Алабуга нуры"на ташлама белән языл

20-30 апрельдә “Язылу декадасы” уза, аның кысаларында район газеталарын ташлама белән яздырырга мөмкин.

Әйтик, “Новая Кама”га ярты елга язылу бәясе 798 сум урынына 694,32 сум (П 9441), “Алабуга нуры”на 750 сум урынына 653,16 сум (П 9451) тәшкил итә. Газеталарга өч ысул белән язылырга мөмкин: почта бүлегендә (почта бүлекчәсенә бару махсуслаштырылган сервиста теркәлгәннән соң рөхсәт ителә, моның өчен 2590 номерына түләүсез СМС-хәбәр җибәрергә кирәк, шуннан соң уникаль код күрсәтелгән җавап СМС-хәбәр киләчәк); корреспонденцияне алып килгән хат ташучыларда; дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (uslugi.tatarstan.ru).

Элеккечә үк, альтернатив язылуны да тәкъдим итәбез. Аның ярты елга бәясе – 450 сум.

Онлайн язылуны өч ысул белән рәсмиләштерергә була: сайтларда podpiska.pochta.ru һәм tatmedia.ru/podpiska, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында да.

Инструкция:

1. Газетага онлайн язылу өчен podpiska.pochta.ru сайтына керегез.

2. Эзләү юлыннан файдаланып, кирәкле басманы сайлап алыгыз.

3. Язылуны рәсмиләштерегез, моның өчен язылуның төрен һәм китерү өчен адресны, алучының фамилия һәм исемен күрсәтегез.

4. Онлайн рәвештә банк картасы ярдәмендә түләгез.

5. Түләгәннән соң, теркәлү вакытында күрсәтелгән почтага электрон чек һәм заказ номеры белән хәбәрнамә киләчәк.

6. “Шәхси кабинет”та сез үзегез язылган газета-журналларыгыз турында мәгълүматны күзәтеп тора аласыз: чыгулар саны, язылу чоры. Язылу чоры ахырына якынлашкач, аны “Продлить подписку” төймәсенә басып озайтырга була.

Шундый ук ысул белән tatmedia.ru/podpiska һәм дәүләт хезмәтләре порталының “Шәхси кабинет”ында язылырга була.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев