Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Районда экология торышы турында мәгълүмат

Соңгы арада халык арасында район экологиясенә карата төрледән-төрле фаразлар барлыкка килүгә бәйле рәвештә, Геннадий Емельянов карары буенча, җитәкчеләрнең сишәмбе киңәшмәсендә атна саен атмосфера һавасы торышы буенча тулы мәгълүмат биреләчәк.

Мәгълүматны табигатьне саклау буенча ТР дәүләт инспекторы Гөлнур Сабирова һәм "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Максим Даровских әзерләячәк.

Кама буе төбәгендә атмосфера һавасы пычрануын тикшерүче 4 автомат станция эшли (АСКЗА): Яр Чаллыда - 2, Алабугада - 1, Менделеевскида - 1. Моннан тыш, Гөлнур Сабирова сөйләвенчә, атмосфера һавасының югары дәрәҗәдә пычрану фактларын оператив хәл итү, пычрану чыганагын билгеләү һәм хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең атмосфера һавасына начар тәэсирен булдырмый калу өчен вакытында чара күрү өчен "Форд Транзит" автомобиле базасындагы күчмә экологик лаборатория файдаланыла.

Алабугада тикшерү станциясе Тынычлык проспекты, 4 адресы буенча урнашкан. Һәр 20 минут саен күкертле водород, күкерт диоксиды, азот оксиды, аммиак, углерод оксиды, углеводород кебек һаваны зарарлаучы матдәләрнең концентрациясе автомат рәвештә ачыклана.

− АПТАС-23 мәгълүматлары буенча, агымдагы атнада анализларның гомуми саны − 550, билгеләнгән күрсәткечләр буенча мөмкин булган концентрация чикләренең артуы ачыкланмаган, − дип хәбәр итте Гөлнур Сабирова. Ә Максим Даровских:

− Гигиена һәм эпидемиология үзәге ай саен торак зонада атмосфера һавасының торышына мониторинг үткәрә. Хәзерге көндә халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый, − дип җиткерде.

Марина КИРИЛЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев