Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Республика халкына чит илләрдән кайтып, ничек штрафка тартылмаска икәнлеген аңлаттылар

Чит илләрдән кайтучылар ТР Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында мәҗбүри теркәлү узарга тиеш.

Казан халыкара очышлар өчен ачык, әмма чит илләрдән килүчеләргә Дәүләт хезмәтләре порталында теркәү узарга кирәк. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Любовь Авдонина әйтүенчә, хәзер өч календарь көн эчендә (чит илләрдән килгән пассажирлар) тест узарга һәм нәтиҗәне Дәүләт хезмәтләре порталына кертергә тиеш. 
Әгәр Татарстанга килгән кешенең сәламәтлеге начарлана икән, ул килү урыны буенча медицина ярдәме сорап кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә тиеш . Коронавирус инфекциясенә тест уңай нәтиҗә биргән очракта, ТР буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәргә кирәк. 
Әгәр Россиягә, шул исәптән Татарстанга килү планының бер пункты үтәлмәсә, гражданнарга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган. Ә кеше сәламәтлегенә зыян китергән яки үлеменә китергәндә, алар җинаять җаваплылыгына тартылмаган очракта, 150 меңнән алып 300 мең сумга кадәр штрафка тарту каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев