Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Республика клиник хастаханәсе табибы туры эфирда өлкән яшьтәгеләрнең коронавирусны ничек кичерүләре турында сөйләячәк

1 сентябрьдә коронавирус таралуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтында «Югары риск төркеме. Covid-19 һәм өлкән яшьтәгеләр» темасына туры эфир үтәчәк.

РКБның йогышлы авырулар өчен вакытлыча госпитальнең табиб-инфекционисты Гөлнара Леонова өлкән яшьтәге гражданнарның коронавирус белән авыру үзенчәлекләре, өлкән яшьтәге пациентларның психик халәте һәм авырудан соң яңадан тернәкләнү үзенчәлекләре турында сөйләячәк.

Эфир 13.00 сәгатьтә башлана.

Әңгәмәнең модераторы — ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Трансляция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Covid-19 таралуына каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтларында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев