Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Республика клиник хастаханәсенең ябылуы турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми

Ял һәм бәйрәм көннәрендә хастаханә – гадәти режимда, кабул итү-диагностика бүлекләре исә тәүлек әйләнәсе эшли һәм мөрәҗәгать иткән барлык кешеләрне дә кабул итә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте социаль челтәрләрдә һәм WhatsApp мессенджерларында таралган Республика клиник хастаханәсенең ябылуы турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми дип хәбәр итә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләүләренчә, ял һәм бәйрәм көннәрендә хастаханә гадәти режимда, кабул итү-диагностика бүлекләре шулай ук тәүлек буе эшли һәм барлык пациентларны да кабул итәләр, көн саен кабул итү-диагностика бүлекләренә 300гә якын пациент мөрәҗәгать итә.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, хастаханәдә ОРВИ белән авыручыларның артуына бәйле рәвештә пациентлар өчен Роспотребнадзор таләпләре нигезендә чикләү режимын үтиләр. Әмма авыр хәлдәге пациентлар янына да, реанимация бүлекләренә дә керү чикләнмәгән.

Россиядә мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрендә ялган хәбәрләр тараткан өчен 2019 елның мартыннан административ җаваплылык кертелде. Моннан тыш, җәмәгать урыннарында коронавирус темасы белән бәйле шаяртулар өчен дә җинаять җаваплылыгы яный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев