Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Республикада «Мин хәтерлим» акциясе старт алды

Акциядә яше һәм яшәү урыны һәм гражданлыгы булуга карамастан, теләсә кем катнаша ала.

Акция 20-23 февральдә үткәрелә. Анда катнашу өчен 21 февральгә кадәр оештыручылар вәкилләренә чәчәкләр салу нокталарын билгеләргә, төбәк активы арасыннан катнашучылар исемлеген төзергә һәм чәчәкләр сатып алу турында кайгыртырга кирәк, шулай ук чәчәкләрне үз кулларың белән ясарга мөмкин. 

23 февральгә кадәр хәрби дан мемориалы, Бөек Ватан сугышы геройлары күмелгән урыннарга чәчәкләр салыначак. Акциядә катнашучылар шигырьләр, акция тематикасы буенча повесть яки хикәядән өзек укырга мөмкин. Соңыннан акциядән фото яки видеоны ВКонтакте һәм Instagram социаль челтәрләренә #Япомню, #ЗащитимПамятьГероев16, #Япомню16, #детиРТпомнят хештеглары белән куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев