Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең беренче көннәрендә Татарстанда хокук бозулар ачыкланмаган

“Чиста сайлаулар өчен” күзәтүчеләр корпусының төбәк ситуацион үзәге тавыш бирү барышында мөмкин булган хокук бозулар турында мәгълүмат җыя.

Илнең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең беренче көннәрендә Татарстанда хокук бозулар ачыкланмаган. Бу хакта ТР буенча «Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусының төбәк координаторы Павел Соломонов белдергән.
«Чиста сайлаулар өчен» корпусы гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкиле Тимур Какохо белдергәнчә, күзәтүчеләр корпусының төбәк ситуацион үзәге һәр көнне барлык сайлау участокларыннан мөмкин булган хокук бозулар турында мәгълүмат җыя.
Бүген Россия төбәкләрендә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча өченче тавыш бирү көне уза. 1 июльгә кадәр тавыш бирергә мөмкин булачак. Татарстанда моның өчен 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителгән. Моннан тыш, республикада ачык һавада 370 мәйданчык булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев