Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

РФ Конституциясендә яшьләр төшенчәсе барлыкка киләчәк

Бу РФ Конституциясенең 72нче маддәсенә төзәтмәләр керткәннән соң мөмкин булачак.

РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутаты Марат Бариевның яшьләр сәясәте турындагы төзәтмәсе Конституциягә төзәтмәләрнең ахыргы вариантында узды. Ул Татарстан депутатлары тарафыннан кертелгән бердәнбер кабул ителгән төзәтмә булды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

Марат Бариев билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр кертү яшьләр мәнфәгатьләрен яклау һәм аңа ярдәм итү өлкәсендә законнарны эшләү һәм кабул итү өчен нигез бирәчәк.

Хәзерге вакытта Конституциядә яшьләр һәм яшьләр сәясәте төшенчәләре юк иде. Төзәтмәләр кабул ителгәннән соң яшь буынга кагылышлы күп кенә киртәләрне җиңәргә мөмкин булачак.

Үзгәрешләр РФ Конституциясенең 72 нче маддәсенә кагылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев