Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат

Күренекле татар шагыйренә 71 яшь иде.

 

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. “Татар-информ”  мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, бу хакта шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин хәбәр иткән.

“Бүген төнлә абыебыз китеп барды”, – диде Ким Миңнуллин.

Роберт Миңнуллин 72нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”) газетасын җитәкләгән. 1988-1994 елларда – Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев