Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үзәк Банк ТАССРның 100 еллыгына көмеш тәңкә чыгарды

Өч сумлык тәңкә көмештән ясалган, тиражы – 3 мең данә.

Бүген Россия Банкы “Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгы” истәлекле тәңкәне әйләнешкә чыгарды. Өч сумлык тәңкә көмештән ясалган, тиражы – 3 мең данә. Бу хакта 100tatarstan.ru. сайты хәбәр итә.

Тәңкәнең уң ягында Россия гербы сурәтләнгән, шулай ук кыйммәтле металлның пробасы, эшләнмәнең авырлыгы һәм чыккан елы күрсәтелгән.

Икенче ягында милли киемле яшьләр, алар татар биюен башкара, һәм Казан Кремле сурәтләнгән. Шулай ук “100 ел” һәм “Татарстан Республикасы” дигән сүзләр бар.

“Россия Банкының истәлекле тәңкәләрендә Татарстан өчен әһәмиятле вакыйгалар, аның мәдәнияте һәм уникаль архитектура һәйкәлләре чагылыш тапкан. Быел республика оешуга 100 ел тулуга багышланган тәңкә чыгарылды, анда шулай ук татар мәдәниятенең бер элементы – халык биюе сурәтләнгән”, – диде Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев