Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россия салым хезмәте идарәсе татарстанлыларны ялган мәгълүматка ышанмаска чакыра

Социаль челтәрләрдә Пенсия фонды мәгълүматы ярдәмендә милеккә булган салымны кайтарып булу турында видеоролик таралган. 

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе интернетта мәҗбүри пенсия иминиятләштерүгә вычет алу турында ялган мәгълүмат таралу турында хәбәр итә. 

Социаль челтәрләрдә Пенсия фонды мәгълүматы ярдәмендә милеккә булган салымны кайтарып булу турында видеоролик таралган.

Дәүләт хезмәтләре" порталында шәхси счет торышы турында Пенсия фонды выпискасын формалаштырырга һәм әлеге сумманы социаль салым алу өчен салым декларациясенә кертергә тәкъдим ителә. 

Бу роликны караганнан соң татарстанлылар акчаны кире кайтаруны сорап салым хезмәтләренә мөрәҗәгать итә башлаган. 

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, социаль салым вычетын алуга, пенсиясен арттыру турында карар кабул иткән, Пенсия фондына гариза биргән һәм үз хисабына өстәмә взнослар түләгән кеше генә дәгъва итә ала. 

Выпискаларда күренә торган эш белән тәэмин итүчеләр күчергән взнослар, гражданнарның өстәмә взнослары булып исәпләнми һәм алар буенча салым вычеты билгеләнми. Дәүләт хезмәтләре порталында формалашкан Пенсия фонды выпискасы чыгымнарны раслаучы документ була алмый. 

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе видеоязмадагы мәгълүматка ышанмаска һәм аны таратмаска киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев