Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россия Яшүсмерләр Олимпия уеннарын үткәрү хокукы өчен көрәшәчәк

Хәзерге вакытта РФ Спорт министрлыгы Стратегия-2030 нигезендә илгә эре проектларны җәлеп итү өстендә эшли.

Россия Яшүсмерләр Олимпия уеннарын үткәрүгә дәгъва кыла ала. Бу хакта РФ спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. 

Кадыйров сүзләренчә, тиздән Россия Яшүсмерләр Олимпия уеннарын уздыру хокукына дәгъва итә алачак. 

«Хәзер графиклар үзгәртелә һәм Сенегалда узарга тиешле 2022 елгы Уеннар 2026 елга күчерелә. Шуңа күрә ситуацияне күзәтеп торачакбыз һәм яңа елның нәрсә күрсәтәчәген карарбыз», — диде әңгәмә барышында җитәкче.

«Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасының телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да һәм якшәмбе көнне 13.30 да «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев