Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россия журналистлары Рөстәм Миңнехановны 47 118 тапкыр “телгә алган”

Рөстәм Миңнеханов «Ел ир-аты» исемлегенә кергән. «Медиалогия» компаниясе төзегән рейтингта Татарстан Президенты 15 нче урынга чыккан.

Исемлек узган елгы февраль аеннан 2014 елның февраль аена кадәр булган дәвердә Россия ир-атлары турында массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан басмаларга нигезләнеп төзелгән. Компания мәгълүматларына караганда, Татарстан башлыгы турында 47 118 тапкыр мәгълүмат бирелгән.
«Ел ир-аты» исемлегенең башында - Владимир Путин. Россия басмаларында Владимир Путин исеме миллионнан күбрәк тапкыр басылган, дип хәбәр итә www.vatantat.ru Исемлекне Дмитрий Медведев, Сергей Собянин дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев