Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиядә якынча 17 мең кеше аена 1 миллион сумнан артык акча ала

Рәсми хезмәт хакы 1 млн сум булган якынча 10,4 мең хезмәткәр Мәскәүдә яши.

Россиядә якынча 17,1 мең кеше аена 1 миллион сум һәм аннан да югарырак хезмәт хакы ала. Бу хакта FinExpertiza халыкара аудитор-консалтинг челтәре тикшерү нәтиҗәләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«2021 елның апрелендә урта һәм зур предприятиеләрдә 1 млн сум һәм аннан да күбрәк хезмәт хакы алып эшләүче россиялеләр саны 17,1 мең кеше тәшкил итте. Пандемиягә кадәр шундый ук чор белән чагыштырганда, мондый хезмәткәрләр саны ике ел эчендә 51,5 процентка, яки бер ярым тапкырга арткан. 2019 елның апрелендә алар 11,29 мең кеше (0,04 процент) исәпләнгән», — дип белдерә аналитиклар.

Шул ук вакытта рәсми хезмәт хакы 1 млн сум булган якынча 10,4 мең хезмәткәр Мәскәүдә яши, Санкт-Петербургта — 1,3 мең, ә Мәскәү өлкәсендә — 1,2 мең.

Тикшеренү мәгълүматлары буенча, Россиядә югары хезмәт хакы алучы хезмәткәрләрнең күпчелек өлеше финанс, иминият, мәдәни, спорт-күңел ачу һәм фәнни-техник өлкәләрдә, шулай ук сәүдә, мәгълүмат, төзелеш һәм эшкәртү сәнәгате өлкәләрендә мәшгуль.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев