Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиянең танылган актеры Евгений Миронов Алабугада булып китте

Евгений Миронов Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә булды һәм Марина Цветаева каберенә барып чәчәкләр салды.

Яр Чаллыда узган Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале барышында килде ул безгә. Бу чара — Евгений Мироновның Хәйрия фонды һәм Милләтләрнең дәүләт театры эшчәнлеге юнәлешләреннән берсе. Форсаттан файдаланып, ул безнең шәһәргә килү мөмкинлеген ычкындырмаган. Биредә Евгений Миронов Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә булды һәм Марина Цветаева каберенә барып чәчәкләр салды.
Режиссерның сүзләренә караганда, ул Алабугага шаккаткан. 
− Мин таң калдым! Аңламыйм, ничек шулай сантиметр мәйданда сезнең атаклы якташларыгыз һәм киләсе буын өчен алар истәлеген саклаучыларның шулкадәресе тупланган. Искиткеч, ничек шундый комплекс, тарихи мәдәни үзәк булдыруга ирешкәнсез. Сүзсез калдым. Бу бик кызыклы һәм төрле фикерләр уята, нәрсә дә булса иҗат итәсе, уйлап табасы килә, − диде ул.
Шулай ук Алабуга кебек шәһәрнең үз драма театры булырга тиешлеген ассызыклады, чөнки биредә шигъри һәм музыкаль кичәләр оештырыла. Өстәвенә, монда мәдәният һәм сәнгать көллияте булганга, моның өчен тулы нигез бар.
Фестивальдә катнашучылар да Алабуга музейларын карады. Евгений Миронов кебек үк, күпләренең Алабугага беренче тапкыр килүе. Ә менә Лодейнополь театры "Апрель«нең баш режиссеры Вадим Романов бездә ике ел элек булган иде, бу юлы да шатланып килгән.
− Ике ел элек «Мастеровые» театрында әкият куйдым. Ял көнен кайда үткәрергә була дип кызыксынып сораган идем, Алабугага барып кайтырга киңәш иттеләр. Монда килүгә, шәһәр сулышында шундый шәп хис тойдым! Үтә салкын җил дә комачаулый алмады. Кызым Цветаева иҗаты белән мавыкканга, мин аңа туры эфирда бөтенесен күрсәттем, аның кичерешләрен әйтеп бетерерлек түгел. Шишкин музее — гаҗәеп инде, − дип фикерләрен уртаклашты ул.
Бу юлы аның хисләре дә бүтән. Беренче килүендә үткәннәрнең коточкычлыгын тойган булса, хәзер ул хәтта Цветаева турында уйлаганда да, җиңелчә моңсулык кичерә икән. 
− Үзәк телевидениедә чыгыш ясау мөмкинлеге булса, мин, күңелемнең бар җылысын һәм яхшылыгын җыеп, әйтер идем: «Кадерле россиялеләр, Алабугага килегез. Биредә сез Россия йөрәгенең тибешен тоярсыз», − диде Вадим Романов.

Фото Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев