Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе губернаторына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде

Зәй янында Самарадан Ижауга юл тотучы пассажирлар автобусы белән булган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булды.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкинга кайгы уртаклашу хәбәрен җиткерде.

Искәртеп үтик, бүген төнлә 00.37 Зәйдән чыкканда, Әлмәткә бару юлында, "Неоплан" пассажир автобусы "КАМАЗ" йөк автомобиле белән бәрелешүе турында хәбәр ителгән иде. Бәрелешкәннән соң Самарадан Ижауга баручы автобус юл кырыена төшеп, янып киткән.

Фаҗига нәтиҗәсендә 13кеше һәлак була, шул исәптән ике бала. Тагын 15 кеше зыян күргән.

"Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән кичә төнлә Самарадан Ижауга юл тотучы автобус белән булган коточкыч фаҗига сәбәпле, ихластан кайгыгызны уртаклашам һәм терәк булуыбызны белдерәм.

Күпсанлы кешеләр, шул исәптән балалар үлеменә китергән фаҗига турындагы хәбәр безнең күңелләрне кузгатты. Һәлак булучыларның якыннары, туганнарының кайгысын уртаклашабыз, зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен телибез", - диелгән Татарстан Президенты юллаган телеграммада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев