Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга Политех» үзәгенең яңартылган корпусын ачачак

Шулай ук бүген Күзәтчелек советы үткәрелә.

Бүген «Алабуга Политех» мәгариф үзәгенең яңартылган корпусы ачыла. Шулай ук бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Күзәтчелек советы булачак.

«Алабуга Политех» инженерлык көллиятендә белем дуаль система буенча бирелә. Анда 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар аеруча таләп ителгән һөнәр буенча белгечлек алып чыга алачак.

«Алабуга Политех» үзәгенең яңа корпусы сәнәгать робототехникасы һәм мехатроника, сәнәгать автоматикасы, электромонтажы буенча югары технологияле лабораторияләр, FESTO лаборатория стендлары һәм мехатрон станцияләр, KUKAның роботлаштырылган ячейкалары, югары вольтлы полигон һәм башкалар белән җиһазландырылган.

Киләчәктә «Алабуга политех» үзәге Татарстан һәм Россиядә WorldSkills бәйгесенә әзерләүнең иң зур һәм югары технологияле үзәге булырга тиеш дип планлшатырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев