Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов “Балалар җыры марафоны”нда балачак хыялын сөйләгән

Татарстан Президенты Бөтендөнья балалар теләкләрен чынга ашыру көненә багышланган концертта булган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья балалар теләген чынга ашыру көненә багышланган Балалар җыры марафоны концертында булды. Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Яшь алып баручылар республика җитәкчесенә берничә сорау биргән. Беренчедән, алар президенттан балачакта зур җитәкче булырга хыялланганмы дип кызыксынган.

“Балачакта мин зур җитәкче булырга хыялланмадым, мин инженер булырга теләдем, техника ярата идем. Шулай килеп чыкты инде”, – дип җавап биргән Татарстан Президенты.

Икенче сорау яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен мәктәптә нинди фәннәрне өйрәнергә кирәклеге турында булган. Ул бу сорауга мәктәптә укытылган бөтен фән дә кирәк булачак дип белдергән.

Татарстан Президенты шулай ук мәктәптә һәм югары уку йортында яхшы укуын, әмма үз вакытында химия һәм чит телләр белән күбрәк шөгыльләнергә теләвен белдергән. Шул ук вакытта кешеләр туган телләрен, үз иленең тарихын һәм географиясен белергә тиешлеген дә искәрткән.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук математика, физика һәм биология кебек фәннәрнең мөһимлеген билгеләп үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев