Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов гаилә бәхете серен ачты

Татарстан Президенты кеше тормышында иң мөһиме – гаилә, дип саный.

Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөсле: бер-береңне ярату һәм барлык проблемаларны бергә хәл итү. «Инстаграм» социаль челтәрендәге битендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.
Татарстан Президенты кеше тормышында иң мөһиме — гаилә, дип саный.
Шулай итеп, ТР Президенты иң матур парларны билгеләп үтте. 60 елдан артык мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән гаиләләрнең берсе — Түбән Камадан Иван Васильевич һәм Анна Прохоровна. Шулай ук Балтач районыннан биш бала әти-әнисе Фирая Муллазиевна һәм Булат Бакый улы Зыятдиновлар.
Татарстан Президенты барысына да бер-берсенең кадерен белергә һәм гаилә бәхетен сакларга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев