Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә ТРның иң яхшы гаиләләре белән очрашты

«Ана даны – Материнская слава» медальләрен республиканың дүрт күп балалы әнисе алды.

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән ел саен уздырыла торган иң яхшы гаиләләр өчен тантаналы кабул итү чарасы узды.
Кабул итүдә республиканың барлык районнарыннан 48 гаилә катнашты. ТР Президенты Указы белән балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен «Ана даны — Материнская слава» медале белән республиканың дүрт күп балалы әнисе бүләкләнде.
Шуларның берсе — Азнакай районыннан Зимфира Погосян. Погосяннарның зур гаиләсе — районның үрнәк гаиләләренең берсе, тату һәм хезмәт сөючән гаилә үрнәге. Зимфира Погосян тормыш иптәше белән 19 ел гомер итә.
Татарстан Президенты кулыннан бүләкне шулай ук Кукмара районында яшәүче Фәнзилә Гыйльфанова да алды. Күп балалы гаилә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара. Ел саен алар 1 миллион сумнан артык ит, сөт һәм сөт продуктлары җитештерәләр һәм саталар.
Моннан тыш, «Ана даны — Материнская слава» медаленә Чирмешән районы Мәгариф бүлегенең баш хисапчысы Ирина Исмендеева, ире белән бергә биш бала тәрбияләүче, һәм Яр Чаллы шәһәреннән 12 бала тәрбияләүче Лариса Толпеева ия булдылар.
Бу чара ел саен Республика көне алдыннан үткәрелә, ә быел ул ТАССРның 100 еллык юбилеена да багышланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев