Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов халыкның сәламәтлеге сагында торган республиканың һәр медицина хезмәткәренә рәхмәт белдергән

ТР Президенты медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлаган.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкның сәламәтлеге сагында торган республиканың һәр медицина хезмәткәренә рәхмәт белдергән. Бу хакта Татарстан Президентының Медицина хезмәткәрләре көне белән котлавында әйтелә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, аларның хезмәте гомер-гомергә кызгану, шәфкать һәм кешелеклелекнең югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып тора. Кешеләрнең авыртуларын көн саен уртаклашу җиңел түгел. Моңа ул мисал итеп Владимир Бехтеровның да сүзләрен китергән: «Әгәр табиб белән сөйләшкәннән соң авыруга җиңелрәк булмаса, ул табиб түгел».
Татарстан Президенты сүзләренчә, кешеләр турында кайгырту, сәламәтлек иң югары кыйммәткә ия буларак хакимият органнары эшендә өстенлекле юнәлеш. Республика эзлекле рәвештә сәламәтлек саклау системасын үстерү буенча чаралар күрә. Илкүләм проектлар һәм максатчан программалар кысаларында яңа югары технологияле үзәкләр төзелә, хастаханәләр, поликлиникалар җиһазландырыла һәм башка шундый эшләр башкарыла.
«Гражданнарыбызның сәламәтлеге сагында торган һәр медицина хезмәткәренә рәхмәт белдерәбез. Сезгә һөнәри уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет, сезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!» — дип теләкләр теләгән Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев