Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов пандемия чорында эшләрен дәвам итүче эшмәкәрләрне кисәтте

Татарстан Республикасы Президенты хакимият органнарын һәм эшмәкәрләрне коллективларда Covid-19 инфекциясе таралуга юл куймаска өндәде.

Бүген эшкә керешкән һәр предприятие дезинфекция режимын катгый үтәү һәм Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен үтәү бурычын үз өстенә алды. Хакимият органнары да әлеге йөкләмәләрнең үтәлешен катгый күзәтергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында.

«Әгәр кеше кибеткә битлек һәм перчаткалардан башка кереп, товарлар алган икән, димәк, кибет күрсәтмәләрне үтәми. Эшли башлаган һәр предприятие үз объекты, күрсәтелгән хезмәтләр өчен тулысынча җавап тота. Безнең төп бурыч – хезмәт коллективларында инфекция таралуны булдырмау. Санитар табибларның күрсәтмәләрен төгәл һәм эзлекле үтәргә кирәк, башка юл юк», — диде Президент.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бүген авыруның читтән кертелгән очраклары азрак, күп кешеләр коллективта, гаиләдә зарарлана.

«Мин барлык вазифаи затларны шәхсән кисәтәм, сезнең һәрберегез үз участогы өчен җаваплы», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 76 яңа очрагы ачыкланган. Барлык яңа очраклар – авырулар белән элемтә нәтиҗәсе. Пациентларның 20се хастаханәгә салынган, 56сы өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 2697 коронавирус очрагы теркәлгән. 1825 кеше савыккан, шуларның 127се — соңгы тәүлек эчендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев