Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты

Президент гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында кабул ителгән барлык пунктларны һәм карарларны тайпылышсыз үтәргә чакырды.

Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә мониторинг ясауны йөкләде. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

Президент гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, урман хуҗалыгы министрлыгына, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте. «Кем генә булмасын, бүген иминлек — иң мөһим мәсьәлә. Без тулы бер торак пунктларның юкка чыгуын күрәбез», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Президент гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында кабул ителгән барлык пунктларны һәм карарларны тайпылышсыз үтәргә чакырды. Утырыш ТР Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев