Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте

Президент 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен карап чыккан вакытта видео яздырды. Анда ул Татарстан халкына ике дәүләт телендә мөрәҗәгать итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә республика халкына мөрәҗәгать итте. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Хөрмәтле ватандашлар! Бүгенге көндә шундый начар чир бар. Безгә үзебезне, якыннарыбызны сакларга кирәк. Өйдә, гаиләгездә булыгыз. Өлкәннәр Сакланганны Аллаһ саклый, дигән. Безгә бу вакытларны түзәргә кирәк. Безнең республика күләмендә кирәкле барлык эшләр эшләнә. Анысы өчен борчылырга кирәк түгел,дип мөрәҗәгать итә Президент.

Татарстан Президенты республика халкын бу хәлгә җитди карарга һәм авыруның таралуына юл куймас өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев