Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов республика үсешенә өлеш керткән татарстанлыларга рәхмәт белдерде

ТР Президенты барлык татарстанлыларны республиканың 100 еллык юбилее белән котлады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика үсешенә өлеш керткән татарстанлыларга рәхмәт белдерде. Ул төбәк үсеше барышына зур йогынты ясаган ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәтләрен җиткерде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.


Татарстан җитәкчесе ТАССРның 100 еллыгына багышланган ТР Дәүләт Советының тантаналы утырышында чыгыш ясады.


Ул кыска гына вакыт эчендә куәтле индустриаль һәм фәнни-белем бирү базасы булдырылуын, татар халкының мәдәнияте чәчәк атуын билгеләп үтте.


Аның сүзләренә караганда, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан республика оешмалары һәм муниципаль берәмлекләр онлайн-форматта бик күп чаралар уздыралар. «Пандемия шартлары безнең планнарга берникадәр төзәтмәләр кертте, әмма без, һичшиксез, әлеге истәлекле датага багышланган төп чараларны тантаналы рәвештә уздыру мөмкинлеген табачакбыз», — дип ышандырды ТР Президенты.


Рөстәм Миңнеханов барлык татарстанлыларны республиканың 100 еллык юбилее белән котлады һәм тынычлык, бәхет һәм иминлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев