Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов сәфәрләрдә ясалган фотосурәтләрне ни өчен Instagram социаль челтәренә урнаштыруын аңлаткан

Татарстан Президенты фикеренчә, социаль челтәрләр ярдәмендә республиканың өстенлекләрен күрсәтергә мөмкин.

«Татарстан тарихлары» проекты катнашучылары белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов сәфәрләрдә ясалган фотосурәтләрне ни өчен Instagram социаль челтәренә урнаштыруын аңлаткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Татарстан Президенты республикадагы блогерлар белән очрашкан. Алар Рөстәм Миңнехановка «Татарстан тарихлары» дип исемләнгән видеогид тәкъдим иткән.
«Ниндидер кызыклы әйбер күрсәм, башка кешеләрнең дә моны күрүен телим. Хәер, кызганыч, куйган фотоларны тәнкыйтьләгән кешеләр дә бар. Әмма мин кешеләрнең матур җирләрне күрүләрен телим, ә мактаныр өчен түгел», — дигән ТР Президенты блогерларга.
Татарстан Президенты фикеренчә, социаль челтәрләр ярдәмендә республиканың өстенлекләрен күрсәтергә мөмкин. Һәм ул блогерлар белән очрашудан соң Татарстан турында тагын да күбрәк тарихлар пәйда булырына ышана. Рөстәм Миңнеханов проектта катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев