Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары һәм музейларының онлайн-проектларын анонслады

Республика мәдәният учреждениеләре онлайн режимында төрле чаралар оештыра

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары һәм музейларының онлайн-проектларын анонслады. Ул моның турыда үзенең Инстаграм битендә хәбәр итте. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.

Театр һәм музейлар да онлайн. Өйдә күңелсез булмаячак,дип язды республика җитәкчесе.

Онлайн-чаралар үткәрү инициативасын Татарстан артистлары тәкъдим итте. Салават Фәтхетдинов онлайн-концертлар сериясен ачып жибәрде. Онлайн-концерт ярты миллион тамашачыны җыйды.

Хәзер инициативаны республика музейлары һәм театрлары күтәреп алды. Шулай итеп, Качаловский театры экскурсияләр һәм репетицияләр белән Качаловский Online проектын башлап җибәрде.

Афиша ТР Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев