Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда чәчтарашханәләрне ачу мөмкинлеген өйрәнергә кушты

ТР Президенты һәм Россия бизнес-омбудсмены Татарстан эшкуарлары белән очрашу үткәрде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинага санитар-эпидемиология таләпләрен төгәл үтәгән хәлдә чәчтарашханәләр эшчәнлеген яңадан башлау мөмкинлеген өйрәнергә кушты. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әлеге йөкләмә бүген Рөстәм Миңнеханов һәм РФ бизнес-омбудсмены Борис Титовның республика эшкуарлары белән онлайн-очрашуы вакытында бирелгән. Очрашу вакытында хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр чәчтарашханәләрне ачу мөмкинлеген карауны сорады һәм эшләрне башкарган вакытта санитар-эпидемиологик нормаларның үтәлешен күзәтергә мөмкинлек бирә торган онлайн-системаны тәкъдим итте.

"Президент әлеге мәсьәләне өйрәнергә кушты. Рөстәм Миңнеханов, бер яктан, моның социаль ихтыяҗ булуына игътибар юнәлтте. Шул ук вакытта, хезмәт күрсәткән вакытта шактый тыгыз контактка керү чәчтарашның да, клиентның да сәламәтлеген куркыныч астына куярга мөмкин. Шунлыктан Президент тиешле карар чыгарганда республикада яшәүчеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге беренче урында булырга тиешлеген истә тотарга кушты", - дип искәртте Лилия Галимова.

Шулай ук утырту материалы сату белән шөгыльләнүче эшкуарлар да элемтәгә чыкты. Рөстәм Миңнеханов аларның татарстанлыларга орлык һәм үсентеләр сатып алырга, шулай ук изоляция чорында бакча кишәрлекләрендә үз вакытларын файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев