Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нинди очракта тоталь чикләүләр кертеләчәге турында сөйләде

Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада нинди очракта тоталь чикләүләр кертелергә мөмкин булуын сөйләде. Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Мәскәүдә чикләүләр режимын катгыйландырырга планлаштыру темасына кагылып, Миңнеханов Татарстанда мондый чаралар кертү әлегә планлаштырылмавы хакында билгеләп үтте. Әгәр республика халкы коронавируска каршы чараларны үтәмәсә, җитәкчелек тоталь чикләүләр кертмичә булдыра алмаячак.

«Мәскәүдә тоталь чикләүләр кертелергә планлаштырыла. Татарстанда бүгенге көндә вәзгыять контрольдә. Әлегә андый планнар юк. Ләкин әгәр дә без коронавируска каршы чараларны үтәмәсәк, әлбәттә, бу мәсьәләне башкача хәл итеп булмаячак. Һичшиксез», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев