Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга үзизоляция вакытында ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерде

Ике ай эчендә республикада 210 меңгә якын азык-төлек җыелмасы китерелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдәге балаларны, «үзмәшгуль» буларак теркәлүче һәм аеруча зыян күргән тармакларда эшләүчеләрнең балаларын, шулай ук керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерларны азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү акциясенә йомгак ясады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Ике ай эчендә Татарстанда 210 меңгә якын азык-төлек җыелмасы китерелгән. «Шундый социаль әһәмияткә ия булган акцияне гамәлгә ашыру өчен финанс ярдәме күрсәткән хәйриячеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Биредә бюджет акчалары юк. Бу — хәйриячеләребез, эре һәм кече компанияләр, эшмәкәрләр эше», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев