Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов туган көне белән котлаучыларга рәхмәт әйтте

ТР Президенты үзенең Инстаграм битендә видео куйды.

Бүген Рөстәм Миңнеханов 63нче яшьлеген билгеләп үтә. Татарстанлылар иртәндән үк социаль челтәрләрдә ТР Президентын бәйрәм белән котлыйлар. Рөстәм Миңнеханов Инстаграмдагы үз язылучыларына котлаулары өчен рәхмәт әйтте. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Кадерле дуслар, котлаулар өчен рәхмәт”, – диде видеоюлламада Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов туган көнен гаиләсе белән бәйрәм итә.

Алабугалылар да барлык котлауларга кушыла, Рөстәм Нургали улына ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев