Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов: Яңа ел бәйрәмнәре вакытында санитар кагыйдәләрне катгый үтәү зарур

Бүгенге көндә республикада Covid-19 белән 12 мең 784 кеше авырган.

Декабрьдә авыручылар саны арту стабиль кала һәм 0,8 проценттан артмый. Бүгенге көндә республикада Covid-19 белән 12 мең 784 кеше авырган Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында үткән киңәшмәдә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. 

Марина Патяшина сүзләренчә, ковид пневмониясенең 46 процентка артуына карамастан, алар арасында катлаулы саналганнары 33 процентка кимегән. Балалар арасында авыру өлкәннәр белән чагыштырганда сигез тапкыр кимрәк. 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыручылар саны 71 процентка арткан. 

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел бәйрәмнәре вакытында санитар кагыйдәләрне катгый үтәүнең мөһимлеген тагын бер кат ассызыклады. 

«Чараларны күбрәк ачык һавада: парклар, шугалаклар һәм башка мәйданчыкларда үткәрергә кирәк. Яңа ел каникулларында барлык ашыгыч хезмәтләрнең эшен көчәйтергә. Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина оешмаларының көчәйтелгән режимда эшләвен тәэмин итәргә тиеш», — диде Президент. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов кышкы периодта балаларны нинди дә булса шөгыльләр белән тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады. Моның өчен мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларын, спорт һәм мәдәният объектларын тиешле дәрәҗәдә эшләрлек итеп әзерләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев