Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов яңа президентлык срогына үзен кандидат итеп күрсәтергә әзер булуын әйтте

Рөстәм Миңнеханов республика халкына адреслы ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте, аны «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте оештыра.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!«республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашты. Әңгәмә барышында ул көзге сайлауларда катнашу әзерлеге турында хәбәр итте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Активистлар Рөстәм Миңнехановка хәрәкәт эшчәнлеге турында сөйләделәр, шулай ук көзен узачак сайлауларда Рөстәм Миңнехановның үзен Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат итеп күрсәтүен сорадылар.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, аларга ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Татарстанда башкарылган эшләргә югары бәя биргән.
«Бу минем генә хезмәтем түгел — биредә бик күп кешеләрнең өлеше кергән, — диде ул. 
Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте кысаларында республика халкына киң адреслы ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев