Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзү темпын киметмәскә кушты

Объектны 2020 елның 15 августында файдалануга тапшыру күздә тотыла.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзү эшләренең барышы белән танышты һәм хәзер үк кирәкле җиһазлар сатып алуны башларга кушты. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановка яңа корпусның универсаль булачагы хакында сөйләделәр. Анда балаларны да, олыларны да дәвалау өчен тиешле бөтен шартлар тудырылачак.

Бүген төзелештә 180 кеше ике сменага бүленеп эшли. Киләсе атнадан төзелеш эшләре тәүлек әйләнәсе алып барылачак. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусының гомуми мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Ул 234 пациентка исәпләнгән, ихтыяҗ булган очракта урыннар саны 504кә кадәр җиткерелергә мөмкин. Объектны 2020 елның 15 августында файдалануга тапшыру күздә тотыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев